Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чикләр нормага туры киләчәк

Кичә район Советының чираттагы утырышы булды, анда берничә мөһим мәсьәлә каралды. Төп мәсьәлә буенча район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов чыгыш ясады. Ул Спас муниципаль район Советының закон чыгару инициативасына кагыла. "Спас муниципаль районының кайбер муниципаль берәмлекләрен үзгәртү һәм Татарстан Республикасының "Спас муниципаль районы" территориясе чикләрен һәм статусын билгеләү һәм аның...

Кичә район Советының чираттагы утырышы булды, анда берничә мөһим мәсьәлә каралды.
Төп мәсьәлә буенча район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов чыгыш ясады. Ул Спас муниципаль район Советының закон чыгару инициативасына кагыла. "Спас муниципаль районының кайбер муниципаль берәмлекләрен үзгәртү һәм Татарстан Республикасының "Спас муниципаль районы" территориясе чикләрен һәм статусын билгеләү һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр турында"гы Татарстан республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында" ТР Закон проектын Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертү турында мәсьәлә каралды. Гамәлдәге закон буенча, авыл җирлекләре чикләре расланган нормаларга туры китерелергә тиеш, ул җирлек территориясендә яшәүче халык санына да карый. Шунлыктан Иж-Борискино белән Урта Йорткүл авыл җирлекләрен берләштерергә тәкъдим ителде. Иж-Борискино җирлегендә 300дән азрак, ә Урта Йорткүл авыл җирлеге территориясендә 500дән дә азрак кеше яши. Ә аларның һәрберсендә аз дигәндә 1000әр кеше яшәргә тиеш. Элегрәк Иж-Борискинода яшәүчеләр Урта Йорткүл авыл Советы составына керә иде.
Тикшергәннән соң депутатлар әлеге мәсьәлә буенча уңай карар кабул иттеләр. Тиешле документлар ТР Дәүләт Советы каравына җибәреләчәк. Аны карау өчен шактый вакыт кирәк булачак, шуңа күрә ике авыл җирлеге дә искечә эшләп торачак.
Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш