Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чараларда актив катнашалар

"Экстремизмга - юк!" акциясе кысаларында кадет интернат-мәктәбендә төрле чаралар оештырылды. 5нче класстан алып 7нче класска кадәр укучылар "Планета дуслык өчен" рәсемнәр конкурсында катнашып, гади карандашлар яки буяулар ярдәмендә бу проблеманы ничек күзаллауларын, аны хәл итү юлларын сурәтли алдылар. Ә өлкән класс укучылары "Без - планетада тынычлык өчен!" хәрәкәтенә кушылдылар. Кадетлар...

"Экстремизмга - юк!" акциясе кысаларында кадет интернат-мәктәбендә төрле чаралар оештырылды.
5нче класстан алып 7нче класска кадәр укучылар "Планета дуслык өчен" рәсемнәр конкурсында катнашып, гади карандашлар яки буяулар ярдәмендә бу проблеманы ничек күзаллауларын, аны хәл итү юлларын сурәтли алдылар. Ә өлкән класс укучылары "Без - планетада тынычлык өчен!" хәрәкәтенә кушылдылар.
Кадетлар шулай ук үзәк китапханәдә булдылар, биредә алар белән башка дин вәкилләренә ихтирамлы, сабыр булу турында әңгәмә үткәрелде. Һәр класста тематик сәгатьләр оештырдылар, укучылар фикер алышуда катнаштылар, үз күзәтүләреннән мисаллар китерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев