Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бәйрәм хөрмәтенә

    Приволжск Мәдәният йортында Россия көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Авыл халкы казаклар хоры башкаруында яңгыраган патриотик җырларны яратып тыңлады. Тамашачылар шәһәрдән килгән үзешчән артистлар - Нина Илюшина, Галина Кипрова, Ольга Лобанова талантына да югары бәя бирде. Концертта авыл халкы да теләп катнашты. Татьяна һәм Артем Бикчуриннар, Виктория Хисмәтуллина, Сергей Елистратов,...

    Приволжск Мәдәният йортында Россия көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
    Авыл халкы казаклар хоры башкаруында яңгыраган патриотик җырларны яратып тыңлады. Тамашачылар шәһәрдән килгән үзешчән артистлар - Нина Илюшина, Галина Кипрова, Ольга Лобанова талантына да югары бәя бирде.
    Концертта авыл халкы да теләп катнашты. Татьяна һәм Артем Бикчуриннар, Виктория Хисмәтуллина, Сергей Елистратов, Юлия Еланина туган якка багышланган шигырьләр укыды, Ксения Костина белән Хатирә Габделганиева күңелләрне җилкендереп җырлады.
    Җирлек башлыгы Владимир Елистратов барысын да әлеге бәйрәм белән котлады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: