Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Быел да ким булмас

    Татар Такталы авылында яшәүче Тәлгат Фәйзетдинов быел җәй сөт саткан акчасына йортын тәртипкә китергән. Пластик тәрәзәләр кую, башка эшләр шактый кыйммәт тора һәм ремонт күп чыгым таләп итә. Алар планлаштырган барлык эшләрне башкарып чыкканнар, ә чыгымнар киләчәктә акрынлап капланачак. Хәзерге вакытта аның хуҗалыгында 15 баш мөгезле эре терлек бар, аларның...

    Татар Такталы авылында яшәүче Тәлгат Фәйзетдинов быел җәй сөт саткан акчасына йортын тәртипкә китергән.
    Пластик тәрәзәләр кую, башка эшләр шактый кыйммәт тора һәм ремонт күп чыгым таләп итә. Алар планлаштырган барлык эшләрне башкарып чыкканнар, ә чыгымнар киләчәктә акрынлап капланачак.
    Хәзерге вакытта аның хуҗалыгында 15 баш мөгезле эре терлек бар, аларның 8е- савым сыерлар. Фәйзетдиновлар даими рәвештә сөтне тапшырып торалар.
    Узган ел ул сөт җыючыларга 20 тонна чамасы сөт тапшырса, быел да аннан ким булмаячак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: