Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бәя бирү һәм ярдәм йөзеннән

    Экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау эшчәнлеген өйрәнү һәм бәя бирү, шулай ук методик һәм практик ярдәм күрсәтү максатыннан, узган атнада безнең районда ТР террорга каршы комиссиянең экспертлар төркеме эшләде. Төркем составына республиканың төрле көч структурасы һәм гражданлык ведомствосы белгечләре керде. Алар район эчке эшләр бүлеге, янгын часте, кизү торучы бердәм диспетчер...

    Экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау эшчәнлеген өйрәнү һәм бәя бирү, шулай ук методик һәм практик ярдәм күрсәтү максатыннан, узган атнада безнең районда ТР террорга каршы комиссиянең экспертлар төркеме эшләде.
    Төркем составына республиканың төрле көч структурасы һәм гражданлык ведомствосы белгечләре керде. Алар район эчке эшләр бүлеге, янгын часте, кизү торучы бердәм диспетчер хезмәте, шәхси сак предприятиесе, хастаханә кебек объектларда, кайбер авыл җирлекләрендә булдылар. Тикшерү барышында ачыкланган кимчелекләрне эш төркеме җитәкчесе, ТР Куркынычсызлык советы секретаренең өлкән киңәшчесе Михаил Блинов йомгаклау чыгышында ассызыклап үтте. Күрсәтелгән кимчелекләр һәм тәкъдимнәр игътибарга алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: