Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Борынгы Болгар кунаклары

Узган сишәмбе көнне Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров булып китте. Югары кунакны традицион ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Ул зур кызыксыну белән Идел Болгарының ислам динен кабул итүгә багышланган Истәлек билгесен, төньяк һәм көнчыгыш төрбәләрне, Җәмигъ мәчетне, археологик казу эшләрен, Кече манараны, башка...

Узган сишәмбе көнне Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров булып китте.
Югары кунакны традицион ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Ул зур кызыксыну белән Идел Болгарының ислам динен кабул итүгә багышланган Истәлек билгесен, төньяк һәм көнчыгыш төрбәләрне, Җәмигъ мәчетне, археологик казу эшләрен, Кече манараны, башка ядкарьләрне карап чыкты һәм борынгы Болгарда барган яңарту эшләре барышыннан канәгатьлек белдерде.
Шул ук көнне музей-тыюлыкта Саха-Якутия контроль-хисап палатасы әгъзалары һәм аның рәисе Егор Марков булып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: визит