Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарның Рабига күле буенда өмә узды (ФОТО)

Активистлар чүп-чар җыештырдылар һәм күлне камыштан чистарттылар.

Кичә Рабига күлен буенда зур өмә булды.

Чарада тирә-якның чисталыгына битараф булмаган инициативалы гражданнар һәм Спас районы башкарма комитеты, мәгариф бүлеге, район мәдәният йорты, үзәк китапханә, шәһәр мәктәпләре хезмәткәрләре, чик сакчылары ветераннары һәм башкалар катнашты.

Уртак тырышлык белән өч тулы машина чүп-чар, коры үлән һәм камыш чыгарылды.

Күл буйларын тәртипкә китерүдә катнашучылар чүп-чарны чыгарып түгү өчен техника биргән Салихҗан Шиһаповка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

«Ел саен бер төркем активистлар шәһәр халкы ял итәргә ярата торган табигать урыннарын тәртипкә китерә.  Беренче май көнне без Иделнең яр буйларын җыештырдык. Бүген Рабига күленең тирә-ягын чүп-чардан чистарттык. Халыкка мөрәҗәгать итәсе килә: зинһар, үзегездән соң чүп-чарны җыештырып йөрегез. Табигатьне хөрмәт итегез», – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар Рабига