Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарда ятим балаларның фотокүргәзмәсе ачылды

Район мәдәният йорты каршында әти-әниләрен һәм гаиләсен табарга хыялланган ятим балаларның фотосурәтләрен урнаштырдылар.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда әти-әнисен табарга хыялланган ятим балалар фотокүргәзмәсе ачылды.

Фотокүргәзмәдә балаларның сурәтләре, һәр бала турында кыскача мәгълүмат һәм элемтә өчен мәгълүмат булган 10 плакат тәкъдим ителгән.

Күргәзмәне Спас районы һәм Болгар шәһәре администрациясе ярдәме белән ТР "Без бергә!" тәрбиягә бала алучы гаиләләр җәмәгать оешмасы белән берлектә Спас районының "Пеликан" тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы оештырган.

Берничә ай буе битараф булмаган кешеләр үз автомобильләрендә фотограф Дарья Зайцеваны балалар йортларында фотога төшерү өчен Татарстанның иң ерак почмакларына йөрттеләр.

Реклама

Фотосессияләр ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Республика уллыкка алу Үзәге, Казанның ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү үзәге ярдәме белән торгызылган «ПАПАМАЕСТЬ» иҗтимагый проекты кысаларында узды.

Балаларның фоторәсемнәре һәм кыскача тормыш тарихы район мәдәният йортының стационар стендларында үзәк мәйданда урнаштырылган. Күргәзмә 14 июльгә кадәр эшләячәк.

Ятим баланы гаиләгә алырга теләүчеләр Спас районы опека бүлегенә 8 (84347) 3-13-41 телефоны аша яки 8(843) 533-00-82 телефоны буенча турыдан-туры ТР уллыкка алу үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X