Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Болгарда туган тел һәм әдәбият укытучылары “Туган тел” мастер-классы үткәрде.

    Бөтенроссия конкурсын Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап оештырдылар.

    Болгардагы 2нче урта мәктәп базасында туган тел һәм әдәбият укытучылары арасында Бөтенроссия “Туган тел” конкурсының муниципаль этабы үтте. 

    Конкурста Спас муниципаль районы мәктәпләреннән 6 рус, татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

    Конкурста катнашучылар туган тел һәм әдәбият дәресләреннән фрагментлар күрсәттеләр.

    Бөтенроссия “Туган тел” конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләргә мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары тапшырылды.

    1 урын – Мәдинә Кузьмина, Антоновка мәктәбе,

    2 урын – Людмила Балакирева, Болгардагы 2нче урта мәктәп,

    3 урын – Рәмзия Вәлитова, Бураково мәктәбе,

    3 урын – Сания Хәйдарова, Өчкүл урта мәктәбе.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: