Болгар музей-тыюлыгында якташыбыз фотокүргәзмәсе узды
«Изге Болгар җыены» фотографияләр циклының авторы – Вячеслав Карпов.
Изге Болгар җыены кысаларында Болгар музей-тыюлыгында якташыбыз, фотограф, журналист, «Элита Татарстана» журналының элеккеге мөхәррире Вячеслав Карповның фотокүргәзмәсе узды.
Күп еллар дәвамында ул "Изге Болгар җыены" бәйрәмен фотога төшергән. Бик күп фотоэшләр коллекциясе җыелган. Аларның бер өлеше кунакларга тәкъдим ителде.
Күргәзмәдә төрле елларда бәйрәмнең иң якты мизгелләре сурәтләнгән. Табигать, архитектура, кешеләр. Барлык фотоэшләр дә аерым бер үзенчәлеккә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев