Болгар мәктәбе укучыларына беренче медицина ярдәмен күрсәтергә өйрәттеләр
Чараны Спас хастаханәсе табиб-педиатры Иван Ковалёв үткәрде.
Болгардагы икенче мәктәп укучыларын беренче медицина ярдәмен күрсәтергә өйрәттеләр. Дәресне Спас район үзәк хастаханәсе табиб-педиатры Иван Ковалёв үткәрде.
7-11 класс укучыларына кешенең тамагына ризык тыгылган, өшегән яки пешкән очракта нишләргә кирәклеген аңлаттылар. Укучылар исә игътибар белән тыңлап, табибка сорауларын бирделәр.
Дәрес ахырында табиб барысына да сәламәтлекне сакларга, җаваплырак булырга киңәш бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев