Болгар мәчете янында бакча утырттылар (ФОТО)
Өмәдә район мөселманнры һәм Болгар ислам академиясе студентлары катнашты.
Узган якшәмбедә Болгар шәһәре мәчете янында алмагач һәм груша үсентеләре утырттылар. Өмәдә шәһәр мөселманнары һәм Болгар ислам академиясе студентлары катнашты.
Мәчет янында бакча утырту инициативасын шәһәрдә яшәүче Марат Вәлиев күтәрә. Үз акчасына ул 25 төп сортлы алмагач һәм груша үсентеләре сатып ала.
- Мәчет ишек алдында җимеш бакчасы булса, бик әйбәт, - дип Марат Люкс улы. – Алла боерса, киләсе яз монда төче чия (черешня) һәм башка җимеш агачлары утыртырга исәп бар.
Өмәдән соң Марат Вәлиев барысын да учакта үзе пешергән ат ите белән сыйлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев