Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар кунаклары

Узган ял көннәрендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында рәсми булмаган визит белән Татарстан Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов һәм ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов булып киттеләр. Кунаклар зур кызыксыну белән тарихи һәйкәлләр белән таныштылар, Икәмәк музее, Ак мәчет, Истәлек билгесе һәм башка объектларда булдылар. Монда Россиянең төрле...

Узган ял көннәрендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында рәсми булмаган визит белән Татарстан Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов һәм ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов булып киттеләр.
Кунаклар зур кызыксыну белән тарихи һәйкәлләр белән таныштылар, Икәмәк музее, Ак мәчет, Истәлек билгесе һәм башка объектларда булдылар. Монда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән белгечләр тарафыннан киң колач белән алып барылган төзелеш һәм реставрация эшләре кунакларны таң калдырды.
Аларны район башлыгы Камил Нугаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнёв озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев