Болгар автоинспекторлары Полянка мәктәбендә булдылар
Чара «Игътибар: балалар» акциясе кысаларында узды.
«Игътибар: балалар» профилактик чарасы кысаларында Спас районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Алексей Терехин һәм юл хәрәкәте иминлеге ДБУ хезмәткәре Ләйсән Вәлиәхмәтова Полянка мәктәбендә укучылар белән җәйге каникуллар алдыннан профилактик әңгәмә үткәрделәр.
"Укучылар белән сөйләшкәндә аларга юлдагы иң катлаулы хәлләр турында сөйләдек, юл аркылы чыкканда һәм транспорт чараларында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрмәс өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлаттык», – дип хәбәр итте Алексей Терехов.
Әңгәмә ахырында укучылар белән Сакла порталыннан «Велосипедчы» видеосын карадылар. Барлык укучыларга да яктылык чагылдыручы элементлар һәм белешмәлекләр өләшенде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев