Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Биргән мөмкинлектән файдаланмыйлар

Болгарда яшәүче утыз ике яшьлек ир-ат суд залында ук кулга алынды, ул ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителеп, колония-поселениегә озатылачак. Урлаган өчен шартлы рәвештә ике елга хөкем ителгән бу кеше күп тапкырлар җәмәгать урыннарында исерек килеш йөри, сәбәпсез җәзаларны башкару инспекциясенә теркәү өчен вакытында килми. Моннан тыш, сынау срогын аңа инде...

Болгарда яшәүче утыз ике яшьлек ир-ат суд залында ук кулга алынды, ул ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителеп, колония-поселениегә озатылачак.

Урлаган өчен шартлы рәвештә ике елга хөкем ителгән бу кеше күп тапкырлар җәмәгать урыннарында исерек килеш йөри, сәбәпсез җәзаларны башкару инспекциясенә теркәү өчен вакытында килми. Моннан тыш, сынау срогын аңа инде ике тапкыр озайтканнар. Шуңа карамастан, бу ир-ат төзәлү юлына басмый һәм нәтиҗәдә төрмәгә эләгә.

Җәзаларны башкару инспекциясе җитәкчесе Дмитрий Купоросов хәбәр иткәнчә, агымдагы ел башыннан безнең районның 50дән артык кешесенә җәмгыятьтән аермыйча гына җәза бирелгән. Аларның күбесе шартлы рәвештә хөкем ителгән, башкалары мәҗбүри төзәтү эшләренә, ирекне чикләү һәм башка җәзага тартылган. Аларның барысына да суд төрмәгә утырмыйча гына җәзаны үтәргә мөмкинлек биргән. Бу очракта хөкем ителүчеләргә сынау срогы барышында үтәлергә тиешле бурычлар өстәлә, тыюлар һәм чикләүләр кертелә. Ни кызганыч, кайберәүләр үзләре өчен тиешле нәтиҗә чыгармыйча, җәзаны үтәү шартларын һәм тәртибен бозалар. Алда китерелгән очрак нәкъ шуны күрсәтә. Мондый хәл килеп чыкса, җәза шартларын үтәмәгән кешене судка биреп, алдан йөкләнгән бурычларга өстәмәләр кушу, сынау срогын озайту яки аны бетерү, кешене ирегеннән мәхрүм итү турында тәкъдим хәзерлиләр.

Мәсәлән, быел җәзаларны үтәү инспекциясенең тәкъдиме белән җәза бирелгән 16 кешегә сынау срогы озайтылды. Аларның сигезенә өстәмә бурычлар йөкләнде, ә ике кешегә мәҗбүри эшләр иректән мәхрүм итүгә алыштырылды. Чикләүне ирегеннән мәхрүм итү белән алыштыру турындагы тагын бер тәкъдим тиздән судта каралырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев