Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Бик яхшы” билгесе куелды

Антоновка балалар бакчасында үткән ата-аналар җыелышында узган елга нәтиҗә ясалды. Соңгы вакытта биредә уңай үзгәрешләр шактый булган: мәгариф бүлеге аша уенчыклар өчен яңа стенкалар, өстәмә караватлар, принтер, мультимедиа проекторы, интерактив такта, автомат кер юу машинасы сатып алынган. Хәзерге вакытта барлык группаларда, музыка залында, азык-төлек әзерләү блогында барлык тиешле җиһазлар бар...

Антоновка балалар бакчасында үткән ата-аналар җыелышында узган елга нәтиҗә ясалды.
Соңгы вакытта биредә уңай үзгәрешләр шактый булган: мәгариф бүлеге аша уенчыклар өчен яңа стенкалар, өстәмә караватлар, принтер, мультимедиа проекторы, интерактив такта, автомат кер юу машинасы сатып алынган. Хәзерге вакытта барлык группаларда, музыка залында, азык-төлек әзерләү блогында барлык тиешле җиһазлар бар һәм бу укыту-тәрбия процессын югары дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлек бирә.
Бүгенге көндә балалар бакчасына 21 бала йөри.
Бу турыда үз чыгышында балалар бакчасы мөдире Наталья Кузьмина сөйләде. Җыелышка килүчеләр тәрбияче Татьяна Соколова өлкән группада үткәргән "Тарих тәгәрмәче" дигән ачык дәрестә булдылар. Әле узган көздә генә ачылган кече группаның тормышы турында Любовь Якушева сөйләде һәм бу темага слайдлар күрсәтте. Коллективның эшенә "бик яхшы" дигән бәя бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев