Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Безнең команда сынатмады

    Күптән түгел Әлмәт шәһәрендә үткән "Цветы жизни" республика конкурсында 2нче Болгар урта мәктәбенең өлкән класс укучылары икенче урынны алдылар. Конкурс юл-транспорт имгәнүләренә профилактика ясау максатыннан үткәрелде, ә Евдоким Савельев, Иван Ерамасов, Артем Чекменев, Елена Содатова һәм Ирина Самарцевага безнең район исеменнән чыгыш ясау хокукы район конкурсында җиңеп чыкканнан соң бирелде....

    Күптән түгел Әлмәт шәһәрендә үткән "Цветы жизни" республика конкурсында 2нче Болгар урта мәктәбенең өлкән класс укучылары икенче урынны алдылар.
    Конкурс юл-транспорт имгәнүләренә профилактика ясау максатыннан үткәрелде, ә Евдоким Савельев, Иван Ерамасов, Артем Чекменев, Елена Содатова һәм Ирина Самарцевага безнең район исеменнән чыгыш ясау хокукы район конкурсында җиңеп чыкканнан соң бирелде.
    Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, биремнәрне эшләү, видеовикторина һәм башка сынаулардан соң безнең команда бары тик Әлмәт шәһәренең 1нче гимназия командасыннан гына артта калып, икенче урынга лаек булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: