Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Без күрмәгән гаҗәеп ярышлар

Иртәгә, 30 гыйнварда, Борынгы Болгарда, җигелгән этләрдә "Волга Квест-2014" Халыкара ярыш этапларының берсе үтәчәк.

Иске Майнадан соң беренче спортчы Болгарга Елга вокзалы янына сәгать 9да килеп җитәргә тиеш. Бу ярышларда 8-12 төньяк чабыш этләре җигелгән 8 чана катнаша һәм аңа старт 25 гыйнварда Тольятти шәһәрендә бирелде.

Эт чабышлары дөньяда тиз үсә торган спортның берсе. Шуңа күрә бу ярышларда Россиядән һәм чит илләрдән катнашучылар зур кызыксыну күрсәттеләр. Ярышларда Идел буе, Чукотка, Карелия, Чехия, АКШ, Норвегия, Швеция, Германия һәм башка ил вәкилләре катнаша.

Ярыш лидерларын тантаналы очрашу һәм бүләкләр көтә, аларның барысына да Борынгы Болгар турында сувенирлар тапшырылачак. Бездән алар - Кама Тамагына, аннары Свияжскига юл алачак, ә моннан йомгаклау этабына старт биреләчәк. Ярышлар 31 гыйнварда Казанда Түбән Заречье дамбасы янында төгәлләнәчәк.

Бу турыдагы тулырак язма газетаның киләсе санында һәм bolgar_live@tatmedia.com сайттта биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борынгы Болгар “Волга Квест2014” җигелгән этләр