Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Без бердәмлек белән көчле

Иртәгә, 12 июньдә, Россия Көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан якташларын Спас муниципаль район җитәкчесе Камил Нугаев котлады. 1990 елда Россия суверенитеты турында Декларацияне кабул итү уңаеннан барлыкка килгән бу дәүләт бәйрәмен без инде 23нче тапкыр билгеләп үтәбез, диелгән котлауда. Бу көн барыбыз өчен дә илебездә яңа чор башланып китүен символлаштыра....

Иртәгә, 12 июньдә, Россия Көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан якташларын Спас муниципаль район җитәкчесе Камил Нугаев котлады.
1990 елда Россия суверенитеты турында Декларацияне кабул итү уңаеннан барлыкка килгән бу дәүләт бәйрәмен без инде 23нче тапкыр билгеләп үтәбез, диелгән котлауда. Бу көн барыбыз өчен дә илебездә яңа чор башланып китүен символлаштыра. Бу көннән башлап, Россия үсешенә демократия, гражданлык иреге һәм башка әхлакый нормаларга нигезләнгән яңа юнәлеш бирелде.
Бу катлаулы чорны үтү безнең өчен җиңел булмады. Яңа дәүләт принциплары гамәлгә кергәндә, чорлар алышынганда авырлыклар аеруча күп булды. Айлар буе хезмәт хакы бирелмәгән, пенсияләр тоткарланган, инфляция дәрәҗәсе бик югары булган елларны әле һәрберегез хәтерлидер. Тик бу авырлыклар яңа дәүләтне чыныктырып, тагын да көчлерәк, ныграк булып аякка басарга ярдәм итте, диелә котлауда. Халык ышанычын яулаган, бөтен дөньяда абруй казанган лидерлар барлыкка килде. Илебез үсешендә шактый югары нәтиҗәләргә иреште, дөньяның сәяси аренасында үзенең ныклы позицияләре турында хәбәр итте, базар икътисадына ныклы адымнарын ясады, гражданлык җәмгыяте институтларын формалаштыруны дәвам итә.
Безнең күпмилләтле Татарстаныбыз Россиянең аерылгысыз бер өлеше булып, гражданлык тынычлыгы, милләтләр һәм диннәр дуслыгы үрнәген күрсәтә. Республика илебез үсешенә дә сизелерлек өлеш кертә. Бүгенге көндә ул күп күрсәткечләр буенча алдынгы урынны алып, тотрыклылык һәм бердәмлекне ныгытуга юнәлтелгән күп башлангычларның инициаторы булып тора.
Республикада торак, юллар төзелә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармагына уңай үзгәрешләр кертелә, спорт, сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешәбез. Борынгы Болгарга һәм башка җирләргә туристлар агымы елдан-ел арта. Тиздән Казанда Бөтендөнья студент уеннары ачылуы дә күп нәрсә турында сөйли.
Билгеле, илебездә бар да әйбәт дип әйтергә иртәрәк әле, диелә котлауда. Хәл ителәсе проблемалар шактый булса да, бөек Россиянең дөрес юлда булуын шикләнмичә әйтергә мөмкин. Без аның бөек тарихы, мактауга лаеклы бүгенге көне белән хаклы рәвештә горурланып, якты киләчәккә өмет белән яшибез. Без күпмилләтле илдә торабыз, шуңа күрә нинди милләт һәм диннән булуга карамастан, бурычыбыз бер үк - илебезне, җәмгыятебезне тагын да бердәмрәк итү. Безнең көчебез - тынычлык һәм бердәмлектә. Бердәм дәүләтебез икътисадый яктан нык, тотрыклы булсын өчен без хәлебездән килгәнне эшләргә тиеш.
Район башлыгы барысына да нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, бердәмлек һәм планнарының тормышка ашуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев