Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Беренче уңышлар

Каратэ-кекусинкай буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рәшит Зыятдинов шәкертләре Казанда үткән шактый авыр сынаулардан соң ак билбауга ия булдылар. Тармак технологияләре техникумыннан Артем Тегулев һәм Дмитрий Грачев, шулай ук беренче мәктәптән Антон Курников һәм Сергей Якличев көрәшнең бу төре белән әле күптән түгел генә шөгыльләнә башласалар да, шактый югары уңышларга...

Каратэ-кекусинкай буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рәшит Зыятдинов шәкертләре Казанда үткән шактый авыр сынаулардан соң ак билбауга ия булдылар.
Тармак технологияләре техникумыннан Артем Тегулев һәм Дмитрий Грачев, шулай ук беренче мәктәптән Антон Курников һәм Сергей Якличев көрәшнең бу төре белән әле күптән түгел генә шөгыльләнә башласалар да, шактый югары уңышларга ирештеләр. Шуңа күрә каратэ-кекусинкай буенча Россия лигасы президенты Борис Белов кабул иткән сынауларны да уңышлы ерып чыктылар. Аларга тапшырылган ак билбау көрәшнең бу төре буенча яшь спортчыларның беренче уңышлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев