Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Беренче смена эшли башлады

"Болгар" сәламәтләндерү лагерында укучылар хәзер "Үзгәрешләр җиле"дигән девиз астында ял итәләр. Беренче смена июнь ахырына кадәр дәвам итә. Бу вакыт эчендә балалар ял да итәләр, рәхәтләнеп кызыналар да, яңа дуслар табалар, кыскасы вакытны файдалы үткәрәләр. Алар көн саен төрле чараларда катнашалар. Музыка, спорт, интеллектуаль конкурслар үткәрелә, концертлар куялар, мастер-класслар оештыралар....

"Болгар" сәламәтләндерү лагерында укучылар хәзер "Үзгәрешләр җиле"дигән девиз астында ял итәләр.
Беренче смена июнь ахырына кадәр дәвам итә. Бу вакыт эчендә балалар ял да итәләр, рәхәтләнеп кызыналар да, яңа дуслар табалар, кыскасы вакытны файдалы үткәрәләр. Алар көн саен төрле чараларда катнашалар. Музыка, спорт, интеллектуаль конкурслар үткәрелә, концертлар куялар, мастер-класслар оештыралар. Балаларга шулай ук Казанның бию студиясе әгъзалары белән ял итү дә бик ошый, бергәләп брейк-дансага өйрәнәләр. Озакламый алар өчен Свияжскига экскурсия оештырылачак, моны түземсезләнеп көтәләр.
Лагерьда көннең үткәне сизелми дә. Озакламый анда икенче смена балалары ял итә башлар. Универсиада үткәрелгәнлектән, ул быел 4 июльдә түгел, соңрак башланачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X