Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Беренче классларга – бүләкләр

Кичә район Мәдәният йортында тантаналы шартларда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе үткәрелде, монда иртәгә мәктәпкә барачак аз тәмин ителгән гаиләләрдән 120 укучыга мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар бүләк иттеләр. Татарстан Республикасында старт бирелгән һәм күркәм гадәткә кергән традиция инде сигезенче ел үткәрелә. Мәктәп портфельләре, спорт костюмнары, канцелярия кирәк-яраклары шәһәр,...

Кичә район Мәдәният йортында тантаналы шартларда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе үткәрелде, монда иртәгә мәктәпкә барачак аз тәмин ителгән гаиләләрдән 120 укучыга мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар бүләк иттеләр.
Татарстан Республикасында старт бирелгән һәм күркәм гадәткә кергән традиция инде сигезенче ел үткәрелә.
Мәктәп портфельләре, спорт костюмнары, канцелярия кирәк-яраклары шәһәр, район учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләренең хәйрия акчасына алынды. "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Генераль директоры Фоат Вәлиев Айрат Хәйруллинның Хәйрия фонды, "Челтәр компаниясе" җәмгыяте (Илшат Фәрдиев) шактый зур спонсорлык ярдәме күрсәттеләр.
Район башлыгы, шәфкатьлелек попечительләр советы рәисе Камил Нугаев, Хәйруллиның Хәйрия фонды җитәкчесе ярдәмчесе Ирина Волостнова укучыларга иң яхшы теләкләрен җиткеределәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев