Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Берәү дә читтә калмас

Россия Эчке эшләр бүлегенең Спас район бүлеге белән социаль яклау бүлеге һәм Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хәзерге вакытта "Полиция Кыш бабае"дигән исем астында чара үткәрәләр. Ул балигъ булмаганнарның законлы хокукларын яклау, яшүсмерләр сукбайлыгын, көнкүреш җинаятьләрен профилактикалау, балаларга социаль куркыныч янаган имин булмаган гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү, халыкта хокук...

Россия Эчке эшләр бүлегенең Спас район бүлеге белән социаль яклау бүлеге һәм Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хәзерге вакытта "Полиция Кыш бабае"дигән исем астында чара үткәрәләр.
Ул балигъ булмаганнарның законлы хокукларын яклау, яшүсмерләр сукбайлыгын, көнкүреш җинаятьләрен профилактикалау, балаларга социаль куркыныч янаган имин булмаган гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү, халыкта хокук саклау органнарына ышаныч уяту максатында инде берничә ел рәттән оештырыла. Акция кысаларында имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә профилактик учётта торучыларга бару каралган. "Чайка" приютында тәрбияләнүче балалар да игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Кыш бабайның котлаулары һәм тәм-томнары аларның барысына да җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев