Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Батыр егет истәлегенә

Узган атнада Полянка урта мәктәбендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Василий Борисов истәлегенә багышланган тантаналы линейка булды. Исегезгә төшерәбез, Тын океан флотының Василий хезмәт иткән "Маршал Шапошников" корабында хәрби өйрәнүләр вакытында янгын чыга. Василий бу вакытта вахтада тора, ут чыккан җиргә иң якын торган кеше була. Ләкин ут телләрен...

Узган атнада Полянка урта мәктәбендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Василий Борисов истәлегенә багышланган тантаналы линейка булды.

Исегезгә төшерәбез, Тын океан флотының Василий хезмәт иткән "Маршал Шапошников" корабында хәрби өйрәнүләр вакытында янгын чыга. Василий бу вакытта вахтада тора, ут чыккан җиргә иң якын торган кеше була. Ләкин ут телләрен туктату мөмкин булмый...

Реклама

Гади, намуслы, ачык күңелле бу егет турында якты хатирәләрне ул укыган мәктәп коллективы кадерләп саклый. Линейкада бу фаҗига турында тагын бер тапкыр искә төшерделәр, укучылар шигырьләр сөйләделәр. Василий Борисов истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Мәктәп стенасына беркетелгән мемориаль тактага һәм батыр диңгезче каберенә чәчәкләр куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X