Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Басуларда киеренкелек кимеми

Соңгы көннәрдә явып узган салкын яңгырлар кыр эшләре темпларында чагылыш тапмый калмады.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бөртеклеләр 38,5 мең гектардан җыеп суктырылган, бу барлык мәйданнарның 85 проценты дигән сүз. Ашлыкның тулаем җыемы 69,3 мең тонна тәшкил итә. Механизаторларга, гомумән, ашлык язмышын хәл итүчеләргә ашыгырга кирәк, чөнки көзге һава торышына ышаныч бик аз.

Авыл хезмәтчәннәре азык запасларын тулыландыруны дәвам итә. Бүгенге көндә 18 мең тоннага якын печән, 10 мең тонна салам әзерләнгән. "Авангард" җәмгыятендә силос сала башладылар. Район хуҗалыкларында сенаж салуны тәмамладылар. Кызганыч, тик менә бу төр азыкны әзерләү планы үтәлмәде. Быел күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан уңыш әйбәт чыга. Рапсны җыеп алуга да керештеләр.

16,6 мең гектарга көзге культуралар чәчелгән, бу барлык булган мәйданның 69 процентын тәшкил итә. Һава шартлары әйбәт торганда җир сөрү эшен дә тизләтәсе бар. Әлегә 24,3 мең гектарда гына җирләр сөрелгән. Бу планлаштырылган барлык мәйданның 42 проценты гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев