Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Барлык юллар ачык сезгә!

Ирина Кислованың «Заманча биюләр студиясе» «Безнең район – киләчәк образы» конкурсында җиңүче булды.

Ирина Телицина

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сурәте төшерелгән һәм  «Яшьләр заманы» дип язылган автобус узган шимбә көнне Болгарга килеп туктады. 

Автобус белән бергә үзенең музыка аппаратурасын төяп, танылган Казан диджее Булат Бабл Гам да килде. 
Автобус турын Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Яшьләр эше министрлыгы һәм «Татарстан яшьләре» хәрәкәте башлап җибәрде. Тур республиканың 45 районы буенча уза. Алты атна дәвамында төрле яшьләр берләшмәсе лидерлары районда яшәүче яшьләр белән очрашулар уздыра. Катнашучылар ачык ял итү урыннарын, яшьләр үзәкләрен, иҗат студияләрен ачу, районнарда эшкә урнашу мөмкинлекләрен эзләү буенча фикер алышалар.

Спас районы автобус маршрутындагы беренче районнарның берсе иде. Бездән соң ул Бөгелмәгә юл тотты.

Барыгызга да ярдәм итәбез!
«Октябрь» кинотеатры янында шәһәр һәм авыл халкы, кунаклар җыела башлый. Бина баскычларында ясалган сәхнәдән аларны республиканың иң яхшы волонтерларыннан берсе, проектта катнашучы Данил Исмәгыйлев сәламли. 

– «Яшьләр заманы» автобус туры кысаларында без яшьләр өчен ачылган мөмкинлекләр белән таныштырабыз, – дип аңлата автобус туры җитәкчесе Алла Кондратьева. – Эшебезне күргәзмәдән башлыйбыз. Инде республикада гамәлгә ашырылган, бүгенге көндә яшьләр өчен аеруча актуаль булган проектларны күрсәтәбез. Автобустагы Рөстәм Нургалиевич сурәте дә монтаж түгел. Яшьләр чараларының берсендә ул Булат янына килеп, диджей пульты белән идарә итеп карарга теләк белдерде. Булат аңа берничә алымны күрсәтеп бирде. Шул вакытта Президентны фотога төшереп алдылар да инде. Хәзер бу фоторәсем яшьләр белән хакимиятнең берлеге символына әверелде диярлек.

Алдан проект яклау өчен гариза биреп куючыларны Алла аныклаучы сорауларын бирү өчен кызыл чатыр астына җыйды. Шул ук вакытта мәгълүмат стендлары янында үз эшеңне ачып җибәрү, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларда яшьләр өчен дәүләт ярдәме турында җанлы әңгәмә бара.

Өстәлләрнең берсе янында «Россия студент отрядлары» дип язылган кызыл ветровка кигән бер кыз өч егеткә һөнәр һәм эш сайларга ярдәм итә. Аларга эшне Спас районында гына түгел, республиканың башка район һәм шәһәрләрендә дә тәкъдим итәләр.

Биер идек тә, урын юк

Очрашуда катнашучылар «Татарстан – мөмкинлекләр территорриясе» белем бирү маркеты башланып китүен түземсезлек белән көттеләр. «Безнең район – киләчәк образы» проектлар конкурсына егерме эш тәкъдим ителде.
– Безнең районда кызыклы идеяләр белән янып яшәүче талантлы һәм инициативалы яшьләрнең күп булуы сокландыра, – ди район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов. – Тәкъдим-фикерләрнең барысы да өйрәнеләчәк, бәлки әле эштә дә куллана алырбыз... 

Аннары Фәргат Вәгыйз улы конкурс комиссиясе нәтиҗәләрен игълан итте. Кадетлар мәктәп-интернат педагогы Ирина Кислова җитәкчелек иткән «Заманча бию мәктәбе студиясе» конкурсның җиңүчесе булды.

– Шәһәрдә, шулай ук авылларда яшәүчеләрне биергә өйрәтәсе килә, – ди Ирина. – Бу эштә инде беркадәр тәҗрибә дә тупладым. 2016 елдан бирле хатын-кызлар төркеме белән «Зумба» фитнес программасы буенча шөгыльләнәбез. Латин Америкасы биюенә нигезләнгән ул. Бинабыз кечкенә, ә менә биерегә теләүчеләр аз түгел. Киләчәктә төркемнәр оештырырга уйлыйм. Расписаниеләрне эшләүче кешеләргә җайлы булырлык итеп төзү турында уйлыйбыз. Сертификат ярдәмендә эшемне  тагын да нәтиҗәлерәк итеп оештыра алырмын, дип өметләнәм. Гомумән, биюгә мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне җәлеп итәсе килә.

Автобус кузгалып китәр алдыннан район башлыгы яшьләр белән бергә Татарстан картасына геометка ябыштырып куйды.

– Нәрсә языйк? – дип кызыксына ул.

– Бөек Болгар, – диде бертавыштан форумда катнашучы яшьләр.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев