Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар көч сынаштылар

"Колосок" балалар бакчасы нәниләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен оештырылган интеллектуаль уенда җиңеп чыктылар. Ул шәһәр балалар бакчалары арасында ел саен сәләтле балаларны табу, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә ярдәм итү максатында үткәрелә. Бу юлы уен "Солнышко" балалар бакчасы базасында үтте, ул тирә-як табигатьне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклауга багышланды. Алып баручылар,...

"Колосок" балалар бакчасы нәниләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен оештырылган интеллектуаль уенда җиңеп чыктылар.
Ул шәһәр балалар бакчалары арасында ел саен сәләтле балаларны табу, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә ярдәм итү максатында үткәрелә. Бу юлы уен "Солнышко" балалар бакчасы базасында үтте, ул тирә-як табигатьне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклауга багышланды.
Алып баручылар, Өчкүл балалар бакчасы тәрбиячеләре Галина Шеронова белән Галина Савинова балалар белән "Табигатьне саклагыз!", "Кем, кая яши?" һәм башка мавыктыргыч конкурслар оештырдылар. Аларда катнашып, балалар үзләренең йорт һәм кыргый җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр турында, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.
Икенче урынга "Солнышко" балалар бакчасы чыкты, өченче урынны "Антошка" һәм "Теремок" балалар бакчасы бүлеште. Барлык катнашучыларга да грамоталар һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев