Яңа тормыш

Спас районы

Рус Тат
Яңалыклар

Балалар өчен бәйрәм

Балалар иҗат йорты каршындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Маячок" берләш-мәсеннән унбиш бала Казанда мавыктыргыч сәяхәттә булып кайттылар. Аларга Юдино бистәсендәге балалар тимер юлында йөрү мөмкинлеге бирелде, шулай ук "Әкият" курчак театрында да булдылар. Күңелле чаралар "Тумарис" кафесында оештырылган төшке аш белән тәмамланды. Анда балаларны бу сәяхәтне оештырган "Наз" региональ иҗтимагый...

Балалар иҗат йорты каршындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Маячок" берләш-мәсеннән унбиш бала Казанда мавыктыргыч сәяхәттә булып кайттылар.
Аларга Юдино бистәсендәге балалар тимер юлында йөрү мөмкинлеге бирелде, шулай ук "Әкият" курчак театрында да булдылар. Күңелле чаралар "Тумарис" кафесында оештырылган төшке аш белән тәмамланды. Анда балаларны бу сәяхәтне оештырган "Наз" региональ иҗтимагый хәйрия фонды рәисе Нурания Сәйфетдинова сәламләде.
Бу көннең истәлеге итеп, һәр балага бүләкләр тапшырдылар. Июньдә туган көннәрен билгеләп үтүче Диана Спирягина, Иван Шишкин һәм Гөлгенә Садретдиновага зур йомшак уенчыклар тапшырылды. Моннан тыш, төрле хәйрия акцияләрен оештыруда инде беничә тапкыр ярдәм күрсәтүче эшмәкәр Николай Шишкин барлык балаларга уенчыклар бүләк итте.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев