Авыл бәйрәмнәре
Узган ял көннәрендә Спас районы авылларында Авыл көннәре билгеләп үтелде.
Иж-Борискинода Авыл көненә мактаулы кунак буларак чакырылган Камил Нугаев халыкка башта чуаш телендә мөрәҗәгать итеп, Россия Көне белән котлады. Ә бәйрәмдә җырлар шулай ук рус һәм татар телләрендә дә яңгырады.
Традиция буенча Иж-Борискино халкы авылның иң өлкән яшьтәге кешеләрен, алар арасында 107 яшен тутырган Анна Осиповна Палагинаны, юбилярларны котладылар, шулай ук иң матур капка, койма һәм бизәкле йорт конкурсына йомгак ясадылар.
Кураловода Авыл көне “Күңел түрендәге туган ягым” дип исемләнде. Авылда шулай ук юбилярларны, нәниләре дөньяга килгән гаиләләрне, быел беренче класска барачак балаларны котладылар.
Авыл җирлеге башлыгы Марина Федотова барысын да бәйрәм белән котлап, җәмәгать тормышында актив катнашкан авылдашларына рәхмәт хатлары һәм кечкенә бүләкләр тапшырды.
Татар Такталыда узган бәйрәмдә якташлары, техник фәннәр докторы, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Эльмас Нуруллин, башка кунаклар һәм авыл халкы катнашты. Бу көнне көрәш, канат тарту кебек ярышлар һәм башка күңел ачу чаралары оештырылды.
Никольскида авыл халкын “Яңа туган балалар”, “Беренче класс укучылары”, “Иң яхшы укучылар”, “Гаилә-юбиляр”, “Өлкән яшьтәге кеше һәм сугышта катнашучы”, “Көмеш яшь”, “Мактау тактасы”, “Иң яхшы йорт яны территориясе” номинацияләре буенча котладылар. Җыелган тамашачыларны район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, авыл җирлеге башлыгы Евгений Синицын сәламләде. Бәйрәмдә катнашучылар игътибарына концерт, чәй табыны, аттракционнар һәм дискотека тәкъдим ителде.
Кузнечихада Россия Көненә багышланган бәйрәм программасы бик эчтәлекле һәм кызыклы оештырылды.
Ике команда Россия һәм Татарстанның дәүләт символикасын, тарих һәм географияне ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерделәр. Бәйрәм барышында гимннар, җырлар яңгырады, балалар борынгы уеннар уйнадылар, биеделәр. Программага шулай ук туган авыл тарихын белү буенча биремнәр дә кертелде.
Шундый ук бәйрәмнәр районның башка авылларында да үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев