Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Автомобиль белән 17 яшьтә идарә итәргә ярыймы?

Спаслылар яңа закон проектына ничек карый?

Эчке эшләр министрлыгы россиялеләргә автомобиль белән 17 яшьтән идарә итәргә рөхсәт бирә торган закон проекты тәкъдим итте.

Алексей СТРЕЛОВ, санаторий мәктәп-интернатның газ котельные операторы:

– Каршы. Минемчә, бу аварияләр санын арттыруга гына китерәчәк. Моңа берничек юл куярга ярамый. Хәзер автомобиль йөртүчеләрнең күбесе бер-берсен күрә алмый, кагыйдәләрне тупас боза, каршыга кистереп чыга. Мондый очракларда руль артында утырган яшүсмерләр кинәт кенә каушап калырга, хәлне тагын да катлауландырырга гына мөмкин. Юлларда транспорт чаралары санының көн саен артуын да онытмаска кирәк.

Евгения ШИШКИНА, бухгалтер:

– 17 яшьтә кемне руль артына утыртырга була? Чит илләрдә мәктәп һәм көллиятләр ерак урнашкан, ә бездә исә барысы да якында гына. Бу яшьтә әле укучыларның күбесе юл хәрәкәтендә катнашучы буларак, кылган гамәлләре өчен тулы җавап бирергә мораль яктан җитлегеп тә бетмәгән. Бүгенге заман яшьләре тизлекне ярата. Без күрә торып юлларда яшьләрнең гомере өзелүенә юл куймаска тиеш. Мин – каршы.

Александр ГУСЕВ, Болгар шәһәре:

– Кешегә күпме яшь булуы мөһим түгел.  Ул руль артында үзен дөрес тотарга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Юллардагы аварияләр гел яшьләр гаебе белән генә килеп чыга, дип нәтиҗә ясарга ярамый. Яшьләрнең дә төрлесе бар. Кайберләре әле автомобиль белән әтиләре яки абыйларына караганда да остарак идарә итә.

Ольга ЕГОРОВА, Болгардагы 1нче урта мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары:

– Мин бу закон проектын берничек хуплый алмыйм. Унсигез яшьтән узган кайбер яшьләрнең автомобиль йөртү культурасы да юк әле. Ни кызганыч, руль артына утырып чыккан «текә» яшьләрнең күпчелеге светофор, юл билгеләрен бар дип тә белми, ЮХИДИ таләпләрен санга сукмый, машинасын дер селкетерлек итеп музыка кабызып куя. Мондыйларны үзегез дә күргәнегез бардыр. Алдын-артын карамыйча автомобильдә җилдергән яшүсмерләр никадәр авария китереп чыгара һәм шунда ук җан бирә яки гомерлеккә инвалид булып кала.

Дмитрий Романов, шәхси эшмәкәр:

– Автомобиль яки мотоцикл йөртергә өйрәнәсе килү теләге яшьләрнең канына сеңгән. Шуңа күрә мин каршы түгел: укысыннар, өйрәнсеннәр. Моның плюслары да юк түгел. Бу бит мөстәкыйльлекне арттыра. Кеше никадәр иртәрәк мөстәкыйльлеккә һәм җаваплылыкка өйрәнсә, шулкадәр яхшырак. Яшьләргә үзләрен сынап карау мөмкинлеген күбрәк бирергә кирәк. Яшьтән барысын белеп һәм өйрәнеп үскән балалар тормышта беркайчан югалып калмый. 

Фото 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев