Яңалыклар
Август – игенчеләр өчен киеренке чор
Август аеның еш алмашынып торучы һава торышы кыр эшләренең барышына шактый үзгәрешләр кертә. Башкарасы эшләр дә аз түгел әле.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бөртеклеләр 28 мең гектардан җыеп алынган, бу барлык мәйданнарның 62 процентын тәшкил итә. Барлыгы 53 мең тонна ашлык суктырылган. Бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан 18...
Август аеның еш алмашынып торучы һава торышы кыр эшләренең барышына шактый үзгәрешләр кертә. Башкарасы эшләр дә аз түгел әле.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бөртеклеләр 28 мең гектардан җыеп алынган, бу барлык мәйданнарның 62 процентын тәшкил итә. Барлыгы 53 мең тонна ашлык суктырылган. Бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан 18 центнерлап чыга.
Бу көннәрдә игенчеләрнең генә түгел, ә кышлату чорына мал азыгы әзерләүчеләрнең дә мәшәкатьләре аз түгел. Хуҗалыкларда 15530 тонна сенаж, 16753 тонна печән һәм 6557 тонна салам әзерләнгән. Малларны уңышлы кышлату өчен бу гына җитеп бетми. Димәк, бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк. Кайбер хуҗалыкларда күпьеллык үлән икенче катка өлгерде. Өлгеррәк хуҗалыкларда 800 гектарга якын печән дә чабылган.
Хуҗалыкларда көзге культуралар өчен туфрак әзерләү дәвам итә. Бу эш 22900 гектарда башкарылган. Бу барлык мәйданнарның 97 процентын тәшкил итә. Ә менә кайбер хуҗалыкларда җир сөрү темпларын тизләтергә кирәк. "ВЗП "Булгар" һәм "Авангард" кебек эре хуҗалыкларда көзге культуралар чәчүгә керештеләр.
Фото: http://astana.all.biz/zakladka-senazha-i-silosa-s158620#.VdQTtvntmko
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев