Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җаваплылык кырысланды

2014 елның 2 апрелендә кабул ителгән Федераль закон РФ Кодексының 8.6 маддәсенә үзгәрешләр кертте. Бу үзгәрешләр җирләрне бозган өчен җаваплылыкны арттыруга кагыла. Район прокуроры ярдәмчесе Наталья Худякова хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 13 апреленнән гамәлгә кергән үзгәрешләр нигезендә, туфракның уңдырышлы катламын бозган, шулай ук пестицидлар, агрохимикатлар һәм башка зарарлы матдәләр куллану...

2014 елның 2 апрелендә кабул ителгән Федераль закон РФ Кодексының 8.6 маддәсенә үзгәрешләр кертте. Бу үзгәрешләр җирләрне бозган өчен җаваплылыкны арттыруга кагыла.
 
Район прокуроры ярдәмчесе Наталья Худякова хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 13 апреленнән гамәлгә кергән үзгәрешләр нигезендә, туфракның уңдырышлы катламын бозган, шулай ук пестицидлар, агрохимикатлар һәм башка зарарлы матдәләр куллану нәтиҗәсендә җирләрне бозган өчен штраф күләме гражданнар өчен 2 мең сумнан - 5 мең мең сумга, юридик затлар өчен 4 мең сумнан 13 мең сумга кадәр күтәрелгән. Шәхси эшмәкәрләр өчен штраф санкцияләре 4 мең сумнан 40 мең сумга кадәр арткан.
 
Туфракның уңдырышлы катламын үз белдеге белән алган яки башка урынга күчергән өчен хәзер гражданнарга 1 мең сум урынына - 3 мең сум, урындагы кешеләргә 1 мең сум урынына - 10 мең сум, юридик затлар өчен 30 мең сум урынына 50 мең сум түләргә туры киләчәк.
 
Ә шул ук көнне кабул ителгән, агымдагы елның 2 июленнән гамәлгә кертеләчәк 70нче Федераль закон нигезендә, РФ Кодексына 19.35 һәм 19.36 маддәләре өстәлгән. Аның буенча халык дружиннигы һәм полициянең штаттан тыш хезмәткәре эшенә комачаулаган, шулай ук аларның законлы таләпләрен санга сукмаган өчен җаваплылык каралган. Моның өчен 500 сумнан алып 2500 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
 
Шул ук вакытта халык дружинниклары һәм полициянең штаттан тыш хезмәткәрләренә дә гражданнарның яки оешмаларның хокукларын яки законлы мәнфәгатләрен бозган өчен җавап бирергә туры киләчәк: аларга 1000 сумнан алып 3000 сумга кадәр штраф салына.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев