Яңалыклар
Ашыгырга кирәк
Район социаль яклау бүлеге мәгълүматларына караганда, балаларны мәктәпкәчә учреждениеләрдә тоткан өчен өстәмә компенсация билгеләү турында гаризаларны бүгенге көнгә барлык ата-аналарның яртысыннан азрагы гына җыеп биргән.
Шуны да онытмагыз, декабрьнең егермеләренә субсидияләр билгеләү өчен мәгълүматлар Казанга тапшырылачак. Документларны вакытында җыеп бирә алмаучылар акча алмаячак.
Исегезгә төшерәбез, балаларны бакчага йөрткән өчен түләү...
Район социаль яклау бүлеге мәгълүматларына караганда, балаларны мәктәпкәчә учреждениеләрдә тоткан өчен өстәмә компенсация билгеләү турында гаризаларны бүгенге көнгә барлык ата-аналарның яртысыннан азрагы гына җыеп биргән.
Шуны да онытмагыз, декабрьнең егермеләренә субсидияләр билгеләү өчен мәгълүматлар Казанга тапшырылачак. Документларны вакытында җыеп бирә алмаучылар акча алмаячак.
Исегезгә төшерәбез, балаларны бакчага йөрткән өчен түләү 2014 елның 1 гыйнварыннан арта. Бу "Мәгариф турында"гы федераль законның гамәлгә керүе белән бәйле. Бөтен ата-ана өчен федераль компенсация белән бергә өстәмә рәвештә республиканыкы да түләнәчәк. Аның күләме һәр гаилә кешесенә туры килгән акчага бәйле: айга 10 меңгә кадәр, 10 меңнән 15 меңгә кадәр, 15 меңнән 20 меңгә кадәр. Әгәр дә гаиләдәге бер кешегә керем 20 меңнән артып китсә, республика компенсациясе түләнми, ә федераль компенсация саклана.
Ата-аналар арасында зур аңлату эшләре алып баруга карамастан, күп кеше тиешле белешмәләр җыярга ашыкмый. Аннары соң булмасын...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев