Армиягә китә егетләр
Районның утыз егете Ватан сакчылары сафын тулыландырды.
6 июльдә призывникларның соңгы төркеме Казанга, Татарстан хәрби комиссариатының җыелу пунктына җибәрелде. Шул көннән башлап алар өчен армия тормышы башланды. Ил чикләрен сакларга җыенучы егетләр сынатмас, дип ышанасы килә. Чөнки күбесе мәктәп елларыннан ук спорт белән шөгыльләнеп, төрле дәрәҗәдәге ярышларда яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Язгы чакырылыш барышында армия сафларына киткән егетләр флотта, һава десанты, коры җир, РФ Эчке эшләр министрлыгының эчке эшләр гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Ундүрт егет курсларда укып "С" категорияле шофер белгечлеге үзләштергән, алты егет югары белемгә ия.
Тагын бер яңалык турында әйтергә кирәк. Һәр егеткә дә чакырылыш комиссиясе үтә башлаган көннән алып Кораллы Көчләр сафына җибәрелгәнчегә кадәр фотоальбом тутырыла, шәхси электрон карта булдырыла һәм бөтен мәгълүматлар шунда тупланып барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев