Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җанварлар турында кайгырталар

Болгар коррекция интернат-мәктәбенең сигезенче класс укучылары биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының Спас районы бүлеге җитәкчесе Алексей Коптелов, Куйбышев аучылар җәмгыяте рәисе Владимир Монахов, аучылык хуҗалыгы егерьләре белән бергә урмандагы махсус урыннарга тоз салып чыгуда катнаштылар.

Беренче чиратта, бу салкын чорда пошилар, кыргый дуңгызлар, куяннар, кыр кәҗәләренә азмы-күпме җан асрарга ярдәм итү өчен эшләнә. 
Моннан тыш, укучылар утлыклар ясау, кыргый җанварлар өчен өстәмә туендыру урыннарын тәртипкә китерүдә дә катнаштылар, белгечләргә җанварлар турында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Остазлары исә балаларга мөмкин булганча тулырак җаваплар һәм аңлатмалар бирергә тырыштылар.
Чарадан соң барысы бергәләшеп саф һавада чәй эчтеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев