Яңа тормыш

Спас районы

Рус Тат
Яңалыклар

Алтынчы тапкыр үткәрелде

"Иң белемле укучы" район конкурсында Ким һәм Иске Рәҗәп мәктәбе укучылары Валерия Охотникова һәм Лилия Хәмидуллина җиңеп чыкты. Рус һәм татар мәктәпләрендә 9-11 класс укучылары арасында үткәрелгән конкурс диктантын нәкъ алар барысыннан да яхшырак язганнар. Бу чара туган тел айлыгы кысаларында инде алтынчы тапкыр үткәрелә. Җиңүчеләргә мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре...

"Иң белемле укучы" район конкурсында Ким һәм Иске Рәҗәп мәктәбе укучылары Валерия Охотникова һәм Лилия Хәмидуллина җиңеп чыкты.
Рус һәм татар мәктәпләрендә 9-11 класс укучылары арасында үткәрелгән конкурс диктантын нәкъ алар барысыннан да яхшырак язганнар. Бу чара туган тел айлыгы кысаларында инде алтынчы тапкыр үткәрелә.
Җиңүчеләргә мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре тапшырылды. Укучыларның уңышында рус теле һәм әдәбияты укытучылары Надежда Лукашина һәм Фәүзия Рәхимуллинаның да өлеше бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев