Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алдынгылар исемлегендә

Спас прокуратурасы спортчылары бу ведомство хезмәткәрләре арасында үткәрелгән республика спартакиадасының зона этабында өченче урынны алдылар. Нурлатта үткән бәйгедә Кама аръягы зонасыннан тугыз команда катнашты. Спортның шәхси төрләре буенча безнең спортчыларның күпләрне артта калдыруын билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, прокурор ярдәмчесе Айрат Мөхәммәтшин 100 метрга йөгерүдә - беренче, 50 метрга йөзүдә икенче...

Спас прокуратурасы спортчылары бу ведомство хезмәткәрләре арасында үткәрелгән республика спартакиадасының зона этабында өченче урынны алдылар.
Нурлатта үткән бәйгедә Кама аръягы зонасыннан тугыз команда катнашты. Спортның шәхси төрләре буенча безнең спортчыларның күпләрне артта калдыруын билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, прокурор ярдәмчесе Айрат Мөхәммәтшин 100 метрга йөгерүдә - беренче, 50 метрга йөзүдә икенче урыннарны алды. Спортның команда төрләрендә дә безнең район вәкилләре сынатмады: хәлиткеч көрәштән соң, алар волейбол һәм мини-футбол буенча икенче урынга чыктылар.
Гомуми зачетта безнең команданы Түбән Кама һәм Нурлат вәкилләре генә узды. Спортчыларга кубок һәм грамота тапшырылды. Май уртасында бу команда Түбән Камада үтәчәк финал этабында катнашырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев