Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аларга карап башкалар өйрәнсен

Район семинары барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләре Бугровкадан Рамил Хәбибуллин һәм Кимнан Выжловларның гаилә фермасында эшләрне оештыру тәҗрибәсе, "Болгар Арыш" җәмгыятендә терлек азыгы хәзерләүнең барышы белән таныштылар. Бу хуҗалыкларның эше һәрчак мактауга лаек, биредә малларны асрау өчен әйбәт шартлар тудырылган. Хәбибуллиннар, мәсәлән, 30 башка исәпләнгән тагын бер...

Район семинары барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләре Бугровкадан Рамил Хәбибуллин һәм Кимнан Выжловларның гаилә фермасында эшләрне оештыру тәҗрибәсе, "Болгар Арыш" җәмгыятендә терлек азыгы хәзерләүнең барышы белән таныштылар.
Бу хуҗалыкларның эше һәрчак мактауга лаек, биредә малларны асрау өчен әйбәт шартлар тудырылган. Хәбибуллиннар, мәсәлән, 30 башка исәпләнгән тагын бер мал абзары төзүгә керешкән. Выжловлар исә сөтне ышанычлы саклау өчен 500 килограммга исәпләнгән суыту җайланмасы сатып алган. Ә менә "Болгар Арыш" җәмгыятендә сенажны курганнарга махсус технология буенча сала башлаганнар.
Семинарда катнашкан район башлыгы Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, яңгырлар күптән яумаса да, тиешле азык запаслары туплау һәм терлекчелекне үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Алардан бары тик тулысынча файдалана белергә генә кирәк. Дәүләт тә хәлдән килгән кадәр ярдәм итәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев