Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Агачларның гомерен озайту өчен

Балалар иҗат йортында Яңа ел алдыннан укучылар һәм балалар бакчасы нәниләре конкурска җибәргән әйберләрдән күргәзмә оештырылды. Чара табигатьне саклау проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатыннан мәгариф бүлеге һәм Болгар урманчылыгы тарафыннан оештырылган "Чыршы" операциясе кысаларында үткәрелде. Күргәзмәдә кышкы букетлар, ташландык материалдан ясалган төрле әйберләр, уенчыклар һәм башка бик күп нәрсә куелган...

Балалар иҗат йортында Яңа ел алдыннан укучылар һәм балалар бакчасы нәниләре конкурска җибәргән әйберләрдән күргәзмә оештырылды.
Чара табигатьне саклау проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатыннан мәгариф бүлеге һәм Болгар урманчылыгы тарафыннан оештырылган "Чыршы" операциясе кысаларында үткәрелде. Күргәзмәдә кышкы букетлар, ташландык материалдан ясалган төрле әйберләр, уенчыклар һәм башка бик күп нәрсә куелган иде. Балалар бәйрәм композицияләре агачларны алыштырып, аларны саклап калып булуын күрсәтергә теләгәннәр.
Призерлар исемлегенә Приволжск, Антоновка һәм "Солнышко" балалар бакчалары, шулай ук Иж-Борискино, Өчкүл һәм Полянка мәктәпләре керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев