Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ачыктан-ачык сөйләшү

"Без - халыклар дуслыгы өчен! Без - көчләүгә каршы!" - кадет мәктәбе укучылары өчен үзәк китапханәдә оештырылган класс сәгате шундый исем астында үтте. Ул Татарстан Республикасында игълан ителгән "Экстремизмга - ЮК!" айлыгы кысаларында үткәрелде. Укучылар белән очрашуга ике дин вәкиле - Болгар мәчетенең имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт һәм Изге Авраамий чиркәвенең...

"Без - халыклар дуслыгы өчен! Без - көчләүгә каршы!" - кадет мәктәбе укучылары өчен үзәк китапханәдә оештырылган класс сәгате шундый исем астында үтте.

Ул Татарстан Республикасында игълан ителгән "Экстремизмга - ЮК!" айлыгы кысаларында үткәрелде. Укучылар белән очрашуга ике дин вәкиле - Болгар мәчетенең имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт һәм Изге Авраамий чиркәвенең миссионер бүлеге җитәкчесе иерей Сергей Карпухин килде. Алар үткәргән эчтәлекле әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җавап алдылар. Аерым алганда, ни өчен җинаятьләр кылына, бүгенге көндә киң таралган экстремист-лар хәрәкәте тозагына ничек эләкмәскә, дуслык һәм тынычлыкны ничек сакларга һәм башкалар. Православие рухание белән имам арасында күптән урнашкан дустанә мөнәсәбәтләр, аларның укучылар белән ачыктан-ачык сөйләшүе моңа бер үрнәк була ала.

Китапханә хезмәткәрләре укучыларны бу темага багышлап оештырылган китап күргәзмәсе белән таныштырдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев