Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

6 июльдә Универсиада башлана

Район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендәге делегация ХХVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уены ачылу тантанасында катнашачак. Казан - Универсиада башкалалары арасында төньякта урнашкан шәһәрләрнең берсе. Россиядә Бөтендөнья җәйге Универсиада моңарчы бер тапкыр - 1973 елда Мәскәүдә үткәрелгән иде. 170тән артык илдән килгән вәкилләр спортның 27 төре буенча 350дән артык комплект медаль өчен...

Район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендәге делегация ХХVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уены ачылу тантанасында катнашачак.
Казан - Универсиада башкалалары арасында төньякта урнашкан шәһәрләрнең берсе. Россиядә Бөтендөнья җәйге Универсиада моңарчы бер тапкыр - 1973 елда Мәскәүдә үткәрелгән иде.
170тән артык илдән килгән вәкилләр спортның 27 төре буенча 350дән артык комплект медаль өчен көч сынашачак. Шәһәрдә төзелгән спорт корылмаларыннан соңыннан халык файдаланачак.
Универсиаданы ачу тантанасы яңа төзелгән "Казан-арена" стадионында үтәчәк. Универсиаданың барышын теләгән һәр кеше телевидение каналлары аша күзәтә алачак. Спорт бәйгеләрен үткәрелү урынында карарга теләүчеләрнең күбесе билетлар сатып алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев