Яңалыклар
1 августтан пенсия артачак
Агымдагы елның 1 августыннан безнең районның 1080 эшләүче пенсионеры арттырылган күләмдә иминиятләштерү пенсиясен ала башлаячак.
Быел пенсия артуның иң зур суммасы 223 сум тәшкил итә.
Бу турыда Спас районы Пенсия фонды белгечләре хәбәр итә. Пенсия арту эшләүче пенсионерларның гариза бирмичә генә ел саен иминиятләштерү пенсиясен яңадан исәпләүгә бәйле.
Аны эш...

Аны эш бирүчеләре 2015 ел өчен иминиятләштерү взносларын түләгән картлык һәм инвалидлык буенча пенсионерлар алырга хокуклы.
Иминиятләштерү пенсиясенә традицион индексациядән (аның күләме билгеле бер процентка үскәндә) аермалы буларак, пенсиянең бу артуы эшләүче пенсионерның хезмәт хакына бәйле, тик өч индивидуаль пенсия коэффициентының максималь күләменнән артмый.
Фото: http://biwork.ru/sotsium/115965-pereraschet-pensij-dlya-rabotayushhih-pensionerov-proizveden-s-segodnyashnego-dnya.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев