Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Уяу булырга кирәк

Район коррупциягә каршы комиссиянең дүшәмбе көнне үткәрелгән утырышына авыл җирлеге башлыклары һәм шәһәр оешмасы җитәкчеләре чакырылды.

Комиссия рәисе, район башлыгы Камил Нугаев республикада соңгы вакытта экстремизм һәм террорчылык күренешләренә бәйле булган хәлләр белән кыскача таныштырып үтте. Бу мәсьәлә буенча хәбәрләр белән шулай ук Россиянең Спас районы эчке эшләр бүлеге, МЧС, хәрби комиссариат вәкилләре дә чыгыш ясады. Читтән килгән гражданнарга карата аеруча игътибарлы һәм уяу булырга кирәклеге аерым билгеләп үтелде. Урман янында урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр дә уяу булырга тиеш, чөнки практика күрсәткәнчә, экстремистлар яшеренү, корал саклау өчен блиндаж һәм землянкаларны нәкъ урманда ясый.
Көч ведомстволарына район халкы тормышын тәэмин итә торган аеруча мөһим объектларда сакны көчәйтергә, кешеләр күпләп була торган объектларда, балалар һәм белем бирү учреждениеләрендә, хастаханәдә, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында куркынычсызлык чараларын катгый контрольдә тотарга киңәш бирелде.
Экстремистларның гамәлләре безгә якын гына булган күрше районнарда теркәлүе сагайта. Моны булдырмый калу, дөньяда тынычлык һәм тотрыклылыкны саклап калу өчен без хәлебездән килгәнне эшләргә тиеш.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X