Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Тәртип саклауга – аерым игътибар

Хәбәр ителгәнчә, дүшәмбе көнне, 19 ноябрьдә, икенче чакырылыш Спас муниципаль район Советының 26нчы утырышы булды.

Депутатлар мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, 2013-2016 елларга хокук бозуларны профилактикалауның комплекслы программасы расланды. РФ Эчке эшләр бүлеге министрлыгының Спас район бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Дмитрий Павлов үз чыгышында агымдагы елның ун аенда район территориясендә зур 50 чара үткәрелүе, шуларның 27се федераль әһәмияткә ия булган чара икәнен билгеләп үтте. Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан җәмәгать тәртибен саклау һәм иминлекне тәэмин итү буенча зур эшләр башкарылган. Шуңа карамастан, райондагы криминоген халәт күп күрсәткечләр буенча шул ук дәрәҗәдә кала. Мәсәлән, гражданнар милкенә карата эшләнгән җинаятьләр киң таралган. Димәк, бүлек хезмәткәрләренең алда башкарасы эшләре күп.
Авылларда участок полиция пунктларын оештыру бу тармактагы проблемаларны күпмедер дәрәҗәдә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Моны катнаш бина дип әйтсәң дә була, биредә уполномоченный өчен тору урыны һәм эш бүлмәсе булачак. Участковый үз участогында даими яшәп, хәлне игътибар үзәгендә тота алачак. Шунысы да бар, безнең республиканың мондый практиканы беренчеләрдән булып куллана башлавын да билгеләп үтәргә кирәк. Программаны тормышка ашыру өчен акча республика һәм федераль бюджеттан биреләчәк.
Сессия эшендә ТР Эчке эшләр министры киңәшчесе полиция генерал-майоры Александр Вайда катнашты. Ул республикада хокук саклау тармагындагы хәлләр турында сөйләде һәм аны безнең райондагы хәлләр белән чагыштырды.
Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге житәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов алдан кабул ителгән физик культура һәм спортны үстерүгә юнәлдерелгән район Советы карарының үтәлеше белән таныштырды.
Ул җирле спортчыларның уңышлары турында җентекләп сөйләде, халыкны физкультура белән шөгыльләнүгә активрак җәлеп итәргә кирәклеген ассызыклап үтте.
Утырышта шулай ук халыкның эш шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау буенча район программасы расланды. Барлык мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карар кабул иттеләр.
Утырыш эшенә район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев