Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Полиция участок пунктлары ачылды

Яңа ел алдыннан Аграмак авылында полиция участок пункты ачылды.

Тәлгат Җамалетдинов

Күптән түгел генә бу авылда Мәдәният йортына реконструкция ясаганнан соң, аны ачу тантанасы булды. Менә бүген Аграмак халкы өчен бергә җыелырга тагын бер сәбәп туды. Бу бик мөһим вакыйга, чөнки авыл тормышында төрле хәл килеп чыгарга мөмкин, шуңа күрә җирлектә үз полиция пункты булуы бик мөһим.

- Республика авылларында участковыйлар өчен торак йортлар төзү - Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча эшләнде, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Камил Нугаев. - Бинага реконструкция җирле бюджет хисабына ясалды. Хокук сакчылары өчен биредә барлык шартлар тудырылган. Минем бер генә үтенечем бар: җинаятьләр мөмкин кадәр кимрәк булсын иде...

Спас район Эчке эшләр бүлегенең полиция бүлеге җитәкчесе Дмитрий Павлов участковыйлар хезмәтенең үзенчәлекләрен, аның кирәклеген билгеләп үтте. Ул Спас эчке эшләр бүлегенең полиция участоковыйлары бүлеге җитәкчесе Сергей Тарасовка символик ачкыч тапшырды.

Бу әһәмиятле вакыйга белән Аграмак халкын район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев, җирлек башлыгы Румия Галәветдинова котладылар.

Традицион ал лента киселгәннән соң, теләгән һәр кеше яңа йортны кереп карый алды. 131 квадрат метр мәйданлы якты, иркен бүлмәләрдә эшләү һәм яшәү өчен барлык шартлар тудырылган. Өйдә ике контурлы газ казаны урнаштырылган, шулай ук душ һәм ванна бүлмәләре, йокы бүлмәсе, иркен зал, кухня, халыкны кабул итү өчен кабинет бар. Бу көнне Иске Рәҗәп авылында да шундый ук йортны ачу тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аграмак йортлар участок пунктлары