Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Кәримуллина Гөллинә Рәхим кызы

Бер мандатлы 3нче сайлау округыннан Урта Йорткүл авыл жирлегенә депутатлыкка кандидат. "Бердәм Россия" сәяси партиядән тәкъдим ителде.

Мин 1961 нче елның 13 октябрендә Куйбышев районы Иске Рәҗәп авылында тудым. 1979 нчы елда Иске Рәҗәп урта мәктәбен тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәрендә кондитерлыкка укырга кердем һәм аны 1981 елда тәмамаладым, шул ук елны Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәре авыл хуҗалыгы техникумына укырга кереп, аны 1983 елда тәмамлап, авыл хуҗалыгы бухгалтеры белгечлеге алдым. 1983 елда "Тельман" колхозында терлекчелек тармагы бухгалтеры булып эшемне башлап җибәрдем, аннан соң төзелеш бухгалтеры, экономист ярдәмчесе булып эшләдем, 1993 елдан алып 1996 елга кадәр баш бухгалтер булып эшләдем. 1996нчы елда кияүгә чыгып, Урта Йорткүл авылына килдем, Чапаев исемендәге колхозда бухгалтер булып эшли башладым. 2001 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Урта Йорткүл урта гомуми белем бирү мәктәбендә эшлим. Мин мәктәптә технология фәнен укытам, мәктәп китапханәсе эшен алып барам, профсоюз оешмасын җитәклим. 2011 елда Яр Чаллы педагогия институтының технология фәне белгечлеге бүлеген тәмамлап, өченче дипломга ия булдым.

Авылымны чын күңелемнән сөйгәнгә күрә , мин аның киләчәге өчен бик борчылам. Бүгенге көндә күп кенә авыллар бетүгә таба бара: мәктәпләр, мәдәният йортлары ябыла. Мәктәбе булмаган авылның киләчәге юк. Ә яшьләргә авылда яшәр өчен иң мөһим шартлардан берсе - ул балаларга белем алыр өчен мәктәп, рухи һәм әхлакый яктан үсү өчен мәдәният учакларының, китапханәләрнең гөрләп тулы көчкә эшләп торуы кирәк.

Авылда юлларның төзек булмавы, урамнарның тиешле дәрәҗәдә яктыртылмавы мине бик борчый. Елның, көннең теләсә кайсы вакытында авылга, проблемасыз гына кайтып- китеп йөрүне җайга салырга кирәк. Безнең авылда су белән тәэмин итү мәсьәләсе дә бик кискен тора.

Мине Урта Йорткүл авыл җирлеге депутаты итеп сайлаган очракта, шушы һәм тагын бик күп мәсьәләләрне уңай хәл итәр өчен көчемне һәм вакытымны кызганмам. Сайлау алды программамның төп максаты итеп авыл халкына уңай шартлар тудыруны, беренче чиратта өлкән яшьтәге авылдашларымның тормышларын уңайлы итүне, аларны борчыган мәсьәләләргә даими игътибар бирүне, юлларны төзекләндерү, су проблемаларын хәл итүне куям. Авыл өчен шушы иң мөһим проблемаларны хәл итеп булса, халыкның тормышы да бары тик яхшы якка үзгәрер, авылда яшьләр күбрәк калыр, яңа гаиләләр төзелер, балалар саны артыр һәм бу инде киләчәккә ышаныч белән карарга булышыр дип ышанам.

Материал депутатлыкка кандидат тарафыннан әзерләнде һәм бушлай бастырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар кандидат