Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Кабат рәшәткә артына эләкте

Узган ел җәмгыятьтән аерылмыйча гына җәза бирелгән 176 кеше Спас районы җәзаларны үтәү инспекциясе филиалында исәптә торды.

Филиалның өлкән инспекторы Сергей Выборнов хәбәр иткәнчә, 1 кеше - төзәтү эшләренә, 20 кеше - мәҗбүри эшләргә, 4 кеше ирекне чикләүгә хөкем ителгән булган. 50дән артык кеше шартлы рәвештә хөкем ителгән. Суд аларның барысына да төрмәдә утрымыйча гына төзәлергә мөмкинлек биргән. Ләкин кайберәүләр бу мөмкинлектән файдаланмыйлар, үзләре өчен тиешле нәтиҗә ясап, суд тарафыннан йөкләнгән бурычларын үтәмиләр.
Мондый кешеләргә карата судка сынау срогын арттыру һәм хөкем ителгән кешегә өстәмә бурычлар йөкләү турында тәкъдим җибәрелде. Нәтиҗәдә узган елда 2 кеше төрмәгә җибәрелгән, 18 кешегә өстәмә бурычлар йөкләнгән һәм чикләүләр кертелгән, 25 кеше өчен сынау срогы арттырылган. Моннан тыш, тиешле мәгълүматларны тапшырмаган өчен 5 административ протокол язылган.
Агымдагы елның гыйнвар аенда филиал хезмәткәрләре шартлы рәвештә хөкем ителүне гамәлдән чыгару турында 9 кисәтү язган, тиешле мәгълүматларны тапшырмаган өчен 1 административ протокол тутырган. 4 кешегә карата сынау срогын арттыру һәм өстәмә бурычлар йөкләү турында материаллар судка җибәрелгән.
Безнең райондагы авылдан берәүнең төрмәгә утырмыйча гына төзәлергә мөмкинлеге булса да, аннан файдаланмаган, бу кешегә карата шартлы рәвештә хөкем итүне гамәлдән чыгару турында суд карарының үз көченә керүе көтелә. Берничә тапкыр хөкем ителгән, күптән түгел генә төрмәдән кайткан бу ир-ат тәртипсез тормыш алып барган, ә узган елның мартында әйбер урлап, ел ярым сынау срогы белән ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән (158 маддә, 2 өлеш). Бу чорда ул суд тарафыннан үзенә йөкләнгән бурычларны башкармаган.
Нәтиҗәдә суд җәзаларны үтәү инспекциясе тәкъдиме белән аны шартлы рәвештә иректән мәхрүм итүне гамәлдән чыгарып, гомуми режимлы төзәтү колониясенә җибәрү кебек җәза биргән.
Шулай итеп, бу кешегә төзәлү юлына басарга мөмкинлек бирелсә дә, ул аннан файдаланмыйча, яңадан төрмәгә эләккән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X