Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Безнең көч – татулыкта һәм бердәмлектә

Иртәгә, 12 июньдә, күпмилләтле илебездә дәүләт бәйрәме - Россия көне билгеләнеп үтелә. Бәйрәм алдыннан район башлыгы Камил Нугаев спаслыларга мөрәҗәгать итте.

Бу бәйрәм Россия Федерациясендә 1990 елда РСФСР халык депутатларының беренче съездында Россия бәйсезлеге турында декларация кабул ителгәннән соң билгеләнеп үтелә башлады. Әлеге мөһим документ илебезнең демократия, гражданлык иреге, законнар өстенлеге һәм башка әхлак нормалары принципларына нигезләнеп яңа юнәлеш буенча үсешенә нигез салды. Боларның барысы да инде тарих битләренә кереп калды. Шуңа күрә Россия көне, диелә котлауда, үткәннәргә бүгенге көн күзлегеннән чыгып бәя бирү өчен бик кирәкле көн.
Безне, Россия халкын - иксез-чиксез илебездә яшәүче төрле милләт, буын, дин вәкилләрен, Россиянең язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык хисе, шулай ук хокук, ирек, гражданлык һәм рухи бердәмлек хисе берләштерә.
Россия Федерациясе субъектларыннан берсе булган Татарстаныбыз, элеккечә үк, тынычлык, демократия һәм социаль үсеш юнәлешендә ышанычлы рәвештә алга баруын дәвам итә. Республиканың төрле тармаклары үсә, байтак социаль проблемалар уңышлы хәл ителә. Сәнагәть, авыл хуҗалыгы, туризм өлкәсендә без югары үсеш дәрәҗәсенә ирешә алдык. Бүгенге көндә Татарстан Россиянең иң зур икътисадый, мәдәни, спорт, мәгариф үзәге, күп мактаулы башлангычларның инициаторы булып тора. Моны безнең район үрнәгендә дә күрергә мөмкин. Бездә торак һәм юллар, клублар һәм фельдшер-акушер пунктлары төзелә, мәктәпләргә, медицина учреждениеләренә капиталь ремонт ясала, шәһәрдә тиздән йөзү бассейны ачылырга тиеш. Авыл җирендә кече гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар төзелә, эшмәкәрлек тармагы үсә. Туризм өлкәсендә дә алга китеш бар - музей-тыюлыкта археология эшләре бара, туристларга хезмәт күрсәтү тармагы киңәя һәм камилләшә, палатка шәһәрчеге яңартылды, дөя фермасы барлыкка килде һәм башка бик күп эшләр башкарылды.
Тормыш безнең алга яңадан-яңа мәсьәләләр куеп торганга күрә, хәл ителәсе проблемалар да шактый әле. Шулай да без бер-беребезне аңлап, ярдәм итеп яшәгән очракта, уртак тырышлык белән барлык авырлыкларны җиңәргә, проблемаларның барысын да уңышлы хәл итәргә мөмкин булачак.
Җәмгыятьне тагын да бердәм, татурак итү өчен һәр кеше үзенең көчен кызганмаска, дус яшәп, бер-беребезнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, традицияләрен хөрмәт итәргә тиеш, дип билгеләп үтелә бу мөрәҗәгатьтә. Үз иле халкына каршы сугыш алып барып, бер гаепсез кешеләрнең каны коелган Украина үрнәге тынычлыкның җәмгыять өчен нинди зур әһәмияткә ия икәненә тагын бер дәлил булып тора.
Россия - бөек ил, без аның данлы тарихы белән хаклы рәвештә горурланабыз, үзебез сайлаган юлның дөреслегенә инанып, якты киләчәккә өмет белән карыйбыз. Илебез тагын да матуррак булсын, икътисадый яктан үссен, чәчәк атсын өчен без бергәләшеп тырышырга тиеш.
Район башлыгы бар кешегә нык сәламәтлек, гаиләләргә иминлек, муллык, татулык һәм иң зур хыялларның тормышка ашуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев