Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Ачык сөйләшү булды

Язгы-җәйге сезон башланыр алдыннан "Алексеевскдрострой" җәмгыятенең барлык тармакларында җыелышлар уздырыла һәм башкарылган эшләргә йомгак ясала, яңа бурычлар билгеләнә. Узган атнада әлеге оешманың Спас бүлегендә дә алда торган эшләр турында сөйләштеләр.

Владимир КОРНИЛОВ.
"НЖ".
"Алексеевскдрострой" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Марат Саттаров үзенең докладында ассызыклап үткәнчә, узган ел шактый эшләр башкарылган. Мәсәлән, 49 чакырым юлга асфальт түшәлгән, 11 торак пунктның юллары тиешле тәртипкә китерелгән. Узган ел белән чагыштырганда, эшләр күләме 100 миллион сумнан артып китә. Бу билгеләнгәннәрдән 6 процентка күбрәк. Уртача айлык хезмәт хакы оешма буенча алганда 24 мең сум тәшкил итә.
Коллективта эш өчен бөтен шартлар тудырылган. Тик бүген җитәкчелекне безнең бүлектәге кадрларның, аеруча алганда, шоферлар һәм механизаторларның еш алышынып торуы борчый. Юл техникасында эшләү өчен кешеләр җитешми, әлеге проблеманы озакка сузмый хәл итәргә кирәк. Хезмәт дисциплинасы мәсьәләсе дә кискен тора. Узган сезонда техниканың эшләми торуы, сәбәпсез эш калдырулар, исерек килеш килү кебек очраклар күзәтелгән. Әлбәттә инде, тәртип бозучыларга карата тиешле чаралар күрелгән.
Гомумән алганда, юлчылар коллективында хәл тотрыклы, дияргә була, алда торган бурычларны үтәп чыгу өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Биредә тапшырылган эшкә намус белән караучылар аз түгел. Узган ел югары уку йортын тәмамлаган өч мастер эшли башлаган.
Быел Татар Такталы авылы һәм Йолдыз поселогы юлларына асфальт түшәү күздә тотыла, шулай ук тарих-артихектура музей-тыюлыгы территориясендә дә шактый эш башкарырга туры киләчәк. Алга куелган бурычлар үтәлер, дип ышанасы килә. Коллектив җитәкчесе Фәрит Нугаев билгеләп үткәнчә, юллар салуның яңа алымы һәм башка төрле технологик яңалыклар беренче тапкыр Спас районында сынап каралган.
Бу алымнар Гусиха һәм Танкеевка авылы юлларын төзекләндерү барышында кулланылган. Узган ел ахырында Өчкүлдәге юлга вак таш җәелгән. Хезмәтне саклауга, эшчеләрне махсус киемнәр белән тәэмин итүгә дә тиешле игътибар бирелә. Әлеге тармак базасында кышын техниканы юу урыны булдыру, склад төзү мәсьәләсен дә озакка сузмыйча хәл итү турында уйланалар.
Җыелышта башка кешеләр дә үзләренең фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр. "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры эшчеләрнең төрле сорауларына җавап бирде.
Җыелышка йомгак ясап, район башлыгы Камил Нугаев әлеге хезмәт башкарган эшләрнең мөһимлегенә басым ясады. Чыннан да, юлчыларга зур җаваплылык йөкләнгән. Соңгы елларда шәһәребезгә һәм районга килгән туристлар саны бермә-бер артуы бу җаваплылыкны тагын да арттыра.
Әйтергә кирәк, җыелышта барысы хакында да уртага салып сөйләштеләр. Ирешелгән казанышлар, борчыган проблемалар - болар һәм башка мәсьәләләр игътибар үзәгендә булды. Киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк эшләү өчен булган кимчелекләрне бетерү кирәклегенә басым ясалды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев