Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Ел буена җитәрлек илһам бирә

    Узган шимбәдә Өчкүл авылындагы Чиста күл янында Иван Купала бәйрәме хөрмәтенә район фестивале узды.

    Ирина ТЕЛИЦЫНА

    Борынгы риваятьләргә караганда, Иван Купала табигатьнең иң көчле вакытын чагылдыра. Имеш, аеруча су белән кояш күбрәк көчкә ия була, шуңа күрә бәйрәмне июль урталары якынлашып килгәндә елга һәм күл буйларында уздыру гадәткә кергән. Борынгы риваятьләр һәм традицияләрне исәпкә алып Чиста күлдә ел саен кышкы бәкедә су коенуларны оештыралар. Иван Купала бәйрәменә авыл халкын, кайткан кунакларны чакырдылар. Аларның барысын да Изге Авраамий чиркәвенең миссионерлар бүлеге җитәкчесе, иерей Сергей Карпухин әлеге бәйрәм белән котлады. Бу көнне Өчкүл авылы өстендә рус, татар, чуаш, удмурт җырлары яңгырап торды. Җырларны Иске Рәҗәптән Эльвира Гыйльметдинова, Красная Слободадан Валентина Гыйниятуллина, Өчкүлдән Сергей Лифантьев, Болгардан Наталья Каргина, Ольга Лобанова белән Елена Избранова, Никольскидан Петр Бурмистров, Кураловодан Наталья Трифонова һәм башка үзешчәннәр башкарды. Аеруча Никольск, Аграмак, Кузнечиха һәм Өчкүл авылларының фольклор группалары, чуашларның "Сеспель" ансамбле, "Вестники добра" якшәмбе мәктәбенең вокаль ансамбле чыгышлары истә калырлык булды. Кураловодан килгән Виктор Савинов белән Николай Мамонов өздереп җырлау белән бергә халык уен коралларында да оста итеп уйнап күрсәттеләр. Тамашачылар татар, чуаш, башкорт биюләрен тын да алмый карадылар. "Город мастеров" күргәзмәсендә Наталья Максимова, Надежда Каштанова, Елена Амелина, Анастасия Шлякова, Галина Осипова һәм башка осталарның кул эшләре тәкъдим ителде. Алар халыкка үз эшләрен дә тәкъдим иттеләр, берочтан мастер-класслар да күрсәттеләр. Фестиваль кунаклары мөмкинлектән файдаланып сувенирлар, мунча себеркесе, җыеп киптерелгән төрле дару үләннәре сатып алдылар. Бәйрәмдә катнашучыларны хуш исле җиләкләр кушып кайнатылган тәмле чәй белән сыйладылар. Казаннан һәм Түбән Камадан кайткан кунаклар фикеренчә, мондый бәйрәм халыкны берләштерә, аларга көндәлек мәшәкатьләрдән аз булса да арынып ял итеп алу мөмкинлеге бирә. Иң мөһиме - борын-борыннан килүче традицияләрне сакларга һәм дәвам итәргә ярдәм итә. Моның белән килешми мөмкин түгел: Купала ел дәвамында елмайсын, халыкның күңеле көр һәм күтәренке булсын өчен халык көйләре яңгырарга, биюләр башкарылырга тиеш.

    Район мәдәният бүлеге, авыл клублары хезмәткәрләре һәм кунакчыл хуҗалар борынгы бәйрәмне күңелле уздыру өчен тырышлыкларын кызганмаганнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: